Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәктәпләрендә «Тэг-регби буенча мәктәп лигасы» эшли башлады

«Тэг-регби буенча мәктәп лигасы» нда 2 меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак.

Быел Татарстан Республикасы мәктәпләрендә «Тэг-регби буенча мәктәп лигасы» проекты тормышка ашырылачак. Проект республиканың төрле районнарында физик культура укытучылары өчен 10 семинар уздыруны күздә тота, шуннан соң һәр районда гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җирле спорт ярышлары узачак.

Финал этабы Казанда барлык җиңүчеләрне һәм призерларны җыячак. Җиңүче Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклаячак.
Проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасының 100 мәктәбе тэг-регби өчен инвентарь белән тәэмин ителәчәк. «Тэг-регби буенча мәктәп лигасы» нда 2 меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак.

Чемпионатны оештыручылар — Татарстан регби федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия спорт һәм регби федерациясе ярдәмендә регби буенча республика спорт мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев