Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.

2020 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион сумлык музыка уен кораллары белән тәэмин ителде. Шулай ук республикада 8 авыл мәдәният йорты төзелде һәм Чаллыда курчак театрына капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Шулай ук үткән ел Татарстанда илкүләм проектлар буенча гомум белем бирү, музыка һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урман хуҗалыкларының матди-техник базасы ныгытылган.
Шулай ук аерым категория гражданнарга өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылган.
Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда әлеге максатларга 23 миллиард сум юнәлдерергә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев