Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

«Хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен белгән һәркемне котларга телим. Сез һәрвакыт Ватан һәм шәһәр халкы мәнфәгатьләрен яклап, вакыйгаларның иң кискен урынында торасыз,— диде республика җитәкчесе видеомөрәҗәгатендә. — Хәрби постта торучыларга котлауны аерым җиткерәм. Нәкъ менә күп очракта кешеләрнең тынычлыгы, тормышы, Ватан язмышы сездән тора».
Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Ул шулай ук барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев