Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында яңа ау вакыты расланган

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республика территориясендә аучылык биләмәләрендә ауга үзгәрешләр кертелүгә бәйле Татарстан Президенты Указы (28 декабрь, 2020 ел, № УП-889) нигезендә, республикада кайбер кошлар һәм җәнлекләрне аулауның яңа сроклары билгеләнгән.

— «Ялган» (әмма тере) үрдәкләрдән файдаланып, кыргый үрдәкләргә — язгы-җәйге чорда апрельнең беренче шимбәсеннән 6 майга кадәр;
— суда йөзүче кошларга — язгы-җәйге чорда апрельнең өченче шимбәсеннән алып, 10 календарь көне эчендә;
— урман кошларына — язгы-җәйге чорда апрельнең дүртенче шимбәсеннән 10 календарь көне эчендә;
— этләр яки ау кошлары белән, сазлык-болын кошларына — 25 июльдән 5 декабрьгә кадәр;
— этләр яки ау кошлары белән, урман, дала һәм кыр кошларына— 5 августтан 5 гыйнварга кадәр;
— этләр яки ау кошлары белән, суда йөзүче кошларга — августның дүртенче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәрге чорда;
— суда йөзүче, сазлык-болын, кыр һәм дала кошларына — сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәр;
урман кошларына — сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 гыйнварга кадәрге чорга;
— бүрегә — 15 сентябрьдән 28(29) февральгә кадәрге чорда;
— су күсесенә (ондатра) — 1 октябрьдән 28(29) февральгә кадәрге чорда;
-куянга — 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда;
— чәшкегә, тиен, янутсыман эт, сусар, көзәнгә — 15 октябрьдән 28(29) февральгә кадәрге чорда.
Каурыйлы киекләрне аулаганда Указ белән тынычлык көннәре һәм сәгатьләре каралмаган.
Башка төр аучылык ресурслары өчен һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы, Россия Табигать министрлыгының 2020 елның 24 июленнән 477 номерлы боерыгы белән расланган. Ау кагыйдәләре нигезендә билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырылачак.

Фото: Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев