Татарстанда 16 градуска кадәр җылы була
Республика буенча урыны белән яңгыр явачак
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, ,республикада алмашынучан болытлы һава булуы көтелә, урыны белән, аеруча көнбатыш районнарда, яңгыр явачак.
Көндез Казанда - 13-15, Татарстан буенча - 11-16 градус җылы.
7 нче октябрьга каршы төндә республикада болытлы һава торышы була, шулай ук яңгыр явуы көтелә. Төнлә 4-9 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
"Татар-информ" МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев