Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды

Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды. 

Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре кереште. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда узган брифингта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Кар эреп бетү белән урман культуралары утырту һәм урманнарны чүп-чардан чистарту сезоны башлана. 2019 елдан башлап Татарстанда урманнарны торгызу эшләре «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль һәм «ТРда урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында үткәрелә, — диде ул.

Узган ел 4,8 мең гектардан артык мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, быел Татарстанда 3,8 мең гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызу эшләре башкарылачак.

Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Программалар илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала, алар арасында «Экология», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һ. б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев