Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк

Җилнең көчәюе суыкта өшү куркынычын арттырачак.

Татарстанда 16 февральдә урнашкан аномаль салкын һава торышы республика территориясендә 25 февральгә кадәр сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк. Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә, төнлә һәм иртән һава температурасы −25..-30 градуска кадәр төшәчәк. 21 февральдә урыны белән −35, ә 22 февральдә −37 градуска кадәр суытыр дип көтелә. Көндез исә һава температурасы −17..-24 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 23-24 февральдә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы −30..-35, ә кайбер урыннарда −39 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез −23..-28 градус булачак. Төньяктан искән җилнең урыны белән секундына 10-15 метрга кадәр көчәюе нәтиҗәсендә суыкта өшү куркынычы артачак.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар пәнҗешәмбе, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев