Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 49 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 29, Чаллыда — 8, Түбән Камада — 3, Яшел Үзәндә — 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

18 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 879 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 627 кеше савыккан, узган тәүлектә — 141 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 108 709 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 1 960 кешегә арткан). Шулардан 67 187 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев