Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Алабуга районында бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. 

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 109 ст.1 ө. буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) кече яшьтәге баланың гәүдәсе табылу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Малай кичә Алабуга районының Иске Юраш авылында югалган иде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул суга егылып төшкән. Баланың гәүдәсе бүген иртән табылды. 

Тикшерү эшләре алып барыла. Экспертиза билгеләнде. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев