Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда автобус астында калганнан соң, хатын-кызның аягын кискәннәр

8 апрельдә Түбән Камада яшәүче хатын-кыз автобус астында калган. Әлеге һәлакәттән соң аның аягын ампутацияләргә туры килгән.

Бу хакта NTR-24.RU хәбәрчеләренә зыян күрүченең туганы хәбәр иткән, дип яза Шәһри Казан сайты. Ул сөйләгәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән хатынның тез сөякләре чәрдәкләнгән һәм аскы очлыклары өзелгән. Күп кан югалткан. Табиблар хатынның аягын коткарып кала алмаган һәм аны кисәргә туры килгән. 

Казада зыян күрүченең туганы сүзләренә караганда, машина йөртүче үзен гаепле дип санамый.

«Машина йөртүче булган хәлне сизмәгән дә. Нәтиҗәдә, автобусны җиңел машина куып тоткан һәм аны һәлакәт урынына кире кайтырга мәҗбүр иткән», — дип хәбәр итә ул.

Әлеге факт буенча автобусның 65 яшьлек йөртүчесе Сергей Самойловка карата «Зыян күрүченең сәламәтлегенә җиңел яки уртача зыян салуга китергән транспорт чарасын эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча эш кузгатылган.

Шулай ук зыян күрүченең туганы билгеләп үткәнчә, 14 апрельдә инспектор зыян күрүчедән сораштыру уздырачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев