Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теле буенча яңа дәреслекләр эшләнәчәк

Әзер дәреслекләр полилингваль мәктәпләр һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты партнерлары — мәгариф оешмалары базасында тест уза.

Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теле буенча яңа дәреслекләр эшләнәчәк. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» программасында сөйләде.

«2020 елда без беренче сыйныф өчен дәреслек эшләдек. Быел тагын икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен өч дәреслек эшләнәчәк. 2021 ел ахырына кадәр башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр линейкасын булдыру буенча эш тәмамланачак», — дип сөйләде профессор.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа дәреслекләр белән полилингваль комплекс базасында да, КФУ Филология институты партнерлары — мәгариф оешмалары базасында да экспериментлар үткәрелә.



«Бүгенге көндә шактый яхшы фикерләр ишетәбез. Әгәр бу проект хупланса, без шулай ук бишенчедән алып тугызынчы сыйныфтагы укучылар өчен тиешле дәреслекләр эшләнер дип өметләнәбез», — дип йомгаклады Җамалетдинов.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән әңгәмә бүген, 16 гыйнварда «События» сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасындаus әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар бүген 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев