Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бер ел эчендә хокук бозулар өчен 376 шәһәрара пассажир ташучыга җәза бирелгән

Татарстанда легаль булмаган перевозчикларның эшен чикләү дәвам итә. 

Татарстанда быел шәһәрара маршрутларда эшләүче 376 пассажир ташучы административ җаваплылыкка тартылган. 

Бу хакта Ространснадзор Урта Идел төбәкара автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.

Рамазанов сүзләренчә, Татарстанда легаль булмаган перевозчикларның эшен чикләү дәвам итә. Заказлы автобусларда пассажирлар йөртү рөхсәт ителми, дип ассызыклады җитәкче. Пассажирларны бары тик маршрут картасы булганда һәм автовокзаллардан гына алып китәргә рөхсәт ителә. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу шулай ук контрольдә булачак, дип ышандырды Радик Рамазанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев