Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бүгенге көнгә 87 кеше короновирус йоктырган

Алабугада соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 46 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 , 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 22, 70тән 80 яшькә кадәр — 16, 80нән 90 яшькә кадәр — 11, 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында — 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 49, Яшел Үзәндә — 17, Чаллыда — 5, Буада — 3, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск һәм Тукай районнарында — 2шәр, Азнакай, Актаныш, Апас, Кайбыч һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

4 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 633 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 798 кеше савыккан, узган тәүлектә — 21 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев