Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бөркет ояларыннан онлайн-трансляция башланды

Теләге булган һәркем онлайн-форматта кошларны күзәтә ала.

2018 елдан башлап «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре оялау чорында ерткыч кошлар тормышын видео аша күзәтеп баралар. Шул ук вакытта теләгән һәркем онлайн-форматта кошларны күзәтә ала. 

Быел видеотрансляция Әлмәт районындагы бөркет ояларыннан алып барыла. Европа илләрендә бу төрне император бөркете, король һәм хәтта патша бөркете дип атыйлар. 

«Әлеге ояны без берничә ел рәттән күзәтәбез инде. Узган ел пар 3 бала чыгарган. Оя зур авыл һәм нефть объектлары янында бик экстремаль шартларда урнашкан», — дип билгеләп үтә проект җитәкчесе, орнитолог, «Түбән Кама» милли паркының табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.
Проектның максаты — күп халыклы һәм техноген яктан үзләштерелгән территорияләрдә яшәүче бөркетләрнең тормышы турында белемнәрне популярлаштыру, бу гаҗәеп кошларның уңай образын булдыру.

Фото: Ринур Бекмансуров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев