Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда быел 13 балалар бакчасы төзү планлаштырыла

Бакчалар «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә.

Татарстанда 2021 елда 2290 урынга исәпләнгән 13 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. «Демография» илкүләм проекты буенча төзелүче бу бакчаларда ясли төркемнәре дә булачак. Бу хакта ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Министр сүзләренчә, 66 төркемнең профилен үзгәртү нәтиҗәсендә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар барлыкка киләчәк. Бу — интенсив төзелеш барган микрорайоннарга кагыла.

Һадиуллин сүзләренчә, 2020 елда җиде мәктәп төзелгән һәм белем бирү учреждениеләренә ике янкорма булдырылган. Яңа мәктәпләр Казан, Алабуга, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендә һәм республиканың берничә авыл җирлекләрендә барлыкка килгән. 

Моннан тыш, Татарстанда мәктәпләр төзү тәҗрибәсе белән Россиянең башка төбәкләре дә кызыксына башлаган. 

«Безнең 1224 урынга исәпләнгән мәктәп проекты ил күләмендә кызыксыну уятты. Губернаторлар, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, министрлар безгә мәктәп төзү тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән килә. Бездәге мәктәпләрдә бассейннар, иркен спорт заллары бар. Гомумән, бу мәктәпләрдә дәрестән тыш шөгыльләр өчен барлык шартлар булдырылган».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев