Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда декабрьнең соңгы көннәрендә 32 градуска кадәр салкыннар көтелә

29 декабрьдә явым-төшемнәрсез булачак, ә 30 декабрьдә бераз кар явуы көтелә.

Алдагы ике көндә Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. 

29 декабрьдә төнлә һәм көндез термометр баганалары −16-21 градуска кадәр төшәчәк, аязганда −25 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы −12, −17 градуска кадәр төшәчәк. Аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.

30 декабрьдә көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнлә температура −21, −26 градус булачак, көнчыгыш районнарда һәм аязганда 32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез −11, −16 градус, ә көнчыгыш районнарда −21 градус салкын булачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Яңа ел төнендә һәм яңа елның беренче көнендә җылытачак. Бүген республикада кар явачак һәм томан төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев