Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак

Республикада аномаль җылы тиздән янә салкыннар белән алмашыначак. 

Татарстанда көньяк циклон йогынтысында кыска вакытлы аномаль җылы һава торышы урнашачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, 12 февральдә республика буенча урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Һава температурасы 15-20 градус салкын, ә көндез 5-10 градус булачак. Төбәкнең көньяк районнарында һава температурасы 0...-3 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 13 февральдә һава шартлары начарланачак. Атмосфера фронтларының актив йогынтысында Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Явым-төшем 10-15 мм күләмендә булырга мөмкин, ә бу айлык норманың яртысы дигән сүз. Кайбер районннарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы 5-10 градус салкын, ә республиканың көньягында 0...-3 градус булачак. Көндез — −2...+3 градус. Көн җылыту, җепшек кар белән яңгыр бина түбәләреннән һәм авыш өслекләрдән кар ишелүгә китерергә мөмкин", — диде метеорологлар.

Киләсе ике тәүлектә төбәктә бераз кар көтелә, һава температурасы төшә башлаячак. Якшәмбе, 14 февральдә төнлә һава температурасы −8...-13 градус һәм көндез −5...-10 градус булачак.

Дүшәмбе, 15 февральдә һава температурасы −16...-21 градуска кадәр төшәчәк. Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, атмосфера басымы уйнаячак. 
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев