Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда февраль ае җылы булачак

Климатик норма якынча 8-10 градуска артып китә.

Февраль аенда Татарстанны аномаль җылы һава торышы көтә. 

Метеорологлар хәбәр итүенчә, февральнең беренче көннәре бик җылы булачак, дип яза «Татар-информ».

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 1 февральдә, Казанда болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә −6, көндез −1 градус. Сишәмбе, 2 февральдә, тагын болытлы, һава температурасы төнлә −7, көндез −3 градуска кадәр булачак.

Чәршәмбе, 3 февральдә, явым-төшем күзәтелми, болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 8 градустан түбәнрәк, көндез 4 градуска кадәр салкын фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев