Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Җиңү диктанты»н сигез мең ярымнан артык кеше язачак

«Җиңү диктанты» инде өченче тапкыр үткәрелә.

«Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитетында «Җиңү диктанты» акциясен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Бу хакта «Бердәм Россия» сайтында хәбәр ителә.
29 апрельдә сәгать 12.00дә Татарстанда «Җиңү диктанты» узачак мәйданчыклар эшли башлаячак. Бу хакта «Тарихи хәтер» партия проектының төбәк координаторы — Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
«Җиңү диктанты» инде өченче тапкыр үткәрелә. Быел мәйданчыклар саны 150дән артык. Ябык мәйданчыклар барлыкка килде. Акциягә Суворов училищесы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы уку-укыту үзәге, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка кирәкле ярдәм күрсәткән берничә эре предприятие кушылды. Беренче тапкыр «Җиңү диктанты» «Татнефть» ГАҖдә узачак. Татарстан территориясендә сигез мең ярымнан артык кеше катнашыр дип көтәбез», — дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова.
«Җиңү диктанты» оештыру комитеты хәбәр итүенчә, Татарстанда барысы да акцияне үткәрүгә әзер.
2021 елда «Җиңү диктанты» өченче тапкыр үткәрелә. 29 апрельдә узачак патриотик акцияне «Бердәм Россия», Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте оештыра. Узган ел «Җиңү диктанты»н миллионнан артык кеше язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев