Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җиңел машина балалар мәйданчыгына килеп кергән

Юл һәлакәте кичә иртән Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган. 

Татарстанда җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән. Шуннан соң ул һавада берничә тапкыр әйләнгән һәм яны белән ауган. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Видео авторы язуынча, авария Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган.
Юл һәлакәтенә очраган машинада өч кеше булган, алар барысы да исән калган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Мәйданчыкта бу вакытта балалар булмаган. Хәзер балалар мәйданчыгын ремонтлау мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев