Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 65 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 37, Яшел Үзәндә — 9, Норлатта — 5, Буада — 3, Бөгелмә, Биектау районнарында — 2шәр, Чаллы, Алексеевск, Арча, Лаеш, Минзәлә, Спас, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

17 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 367 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 874 кеше савыккан, узган тәүлектә — 92 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 53 487 кешегә прививка ясалган. Шулардан 9 455 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев