Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә COVID-19 белән авыруның 100 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада соңгы тәүлектә 1 кеше короновирус йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 8 , 30дан 50 яшькә кадәр — 36, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 55, Чаллыда — 12, Лениногорск районында — 7, Түбән Кама районында — 6, Әлмәт һәм Норлат районнарында — 3шәр, Бөгелмә, Мамадыш, Тукай районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 274 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 509 кеше савыккан, узган тәүлектә — 21 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев