Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 11, 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 17, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.

Казанда — 42, Биектауда — 9, Чаллыда — 7, Буа һәм Лениногорск районнарында — 6шар, Лаешта — 4, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында — 3шәр, Тәтештә — 2, Яшел Үзән, Кайбыч, Норлат, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

13 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 449 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 082 кеше савыккан, узган тәүлектә — 21 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев