Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда киләсе елда яшүсмерләргә аерым игътибар биреләчәк

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында 2021 елга планнар турында сөйләделәр. 

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында узып баручы елга йомгак ясадылар һәм 2021 елга планнар турында сөйләделәр. 
Киләсе елда төп игътибар яшүсмерләр белән эшләүгә юнәлдереләчәк. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде. 

Фәттахов сүзләренчә, 2021 елда «Яшүсмер» программасы приоритетлы булачак. Ул үсмерләр белән элемтә булдырырга һәм аларның проблемаларын, моңсу нәтиҗәләргә китергәнче, хәл итәргә ярдәм итәчәк. 

Киләсе елда яшүсмер клублары яңартылачак, аларның билгеле бер эшчәнлек стандарты булдырылачак. 

2020 елда түбәндәге уңышларга ирешелгән: балалар өчен лагерьлар һәм яшьләр үзәкләрен реновацияләү программасы һәм яшь гаиләләр өчен социаль ипотека булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев