Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

19 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 12, 50дән 60 яшькә кадәр — 6, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 18, Чаллыда — 12, Яшел Үзәндә — 6, Нурлатта — 3, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында — 2шәр, Арча, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында берәр очрак ачыкланган.

9 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 335 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 029 кеше савыккан, узган тәүлектә — 1 кеше.

Барлыгы 93 594 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 38 582 кеше икенче дозаны алган.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев