Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы расланган

1 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 491 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
19 кеше хастаханәләргә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 12, Чаллыда — 7, Азнакайда — 4, Лениногорск районында — 3, Минзәлә, Түбән Кама районнарында — 2шәр, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.
1 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 491 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 598 кеше савыккан, узган тәүлектә — 75 кеше.
Барлыгы 255 274 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 157 081е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. 122 бердәм номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү;
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев