Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган

Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 13, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 8, 70тән 80 яшькә кадәр — 3, 80нән 90 яшькә кадәр — 2, 90 яшьтән өлкәнрәк - 2 очрак ачыкланган.

Казанда — 25, Нурлатта – 5, Биектау, Лаеш районнарында -3шәр, Әлки, Баулы, Минзәлә районнарында – 2шәр, Чаллы, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара,  Түбән Кама һәм Питрәч  районнарында берешәр кеше йоктырган.

3 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 131 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 783 кеше савыккан, узган тәүлектә — 91 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 84 484 кешегә прививка ясалган. Шулардан 20 385 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев