Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус йоктыруның 91 яңа очрагы теркәлгән

1 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 375 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 4 кеше хастаханәгә озатылган, 87 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 6, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 31, 50дән 60 яшькә кадәр — 21, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 56, Яр Чаллыда — 11, Түбән Камада — 5, Кукмарада — 3, Әлмәттә —3 очрак ачыкланган. Зәй, Биектау һәм Сабада 2шәр кеше коронавирус белән авырый. Әтнә, Биектау, Лениногорск, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Тукай районнарында 1шәр кеше COVID-19 йоктырган.
1 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 375 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 738 кеше савыккан, узган тәүлектә — 19 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев