Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ковид белән авыручылар гыйнварның беренче атнасында кимегән

Соңгы атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар үсеш темпы 0,7 процентка арткан.

Татарстанда ковид белән авыручылар гыйнварның беренче атнасында кимегән. 1-6 гыйнварда ковид белән авырган 534 кеше теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«100 мең кешегә 13,7 авыру туры килә. Гыйнварның беренче атнасында авыручылар декабрь күрсәткеченнән 18 процентка түбәнрәк. Авыручылар дәрәҗәсе узган атнадан 28 процентка түбәнрәк», — дип сөйләде спикер.

Авдонина сүзләренчә, авырулар саны арту темпы соңгы атнада 0,7 процент тәшкил иткән. Яңа елга бер атна кала ул 0,8 процент дәрәҗәсендә сакланды, дип ачыклык кертте ведомство җитәкчесе урынбасары.

«Тикшеренүгә бәйле рәвештә яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган авырулар чагыштырмача 95 процент тәшкил иткән. Авырулар белән элемтәдә булган кешеләрнең 4 проценты авыруы булуы ачыкланган. Һәм скрининг нәтиҗәләре буенча — 1 процент», — диде Авдонина. 

Аның сүзләренчә, бүген Covid-19 белән авыручылар белән аралашкан яки авыруга шик булган 1 558 кеше күзәтү астында кала.

Татарстан сәламәтлек сакалау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, узган тәүлектә республикада 20 пациент терелгән. Республикада пандемия башланганнан алып, 10841 кеше терелгән.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирус буенча ниндидер яңалык юк. Барысы да штатлы режимда, чагыштырмача тыныч», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев