Татарстанда рекордлы җылы һава торышы булуы көтелә
Термометр баганасы 15 градус җылыны күрсәтәчәк.
Татарстанда рекордлы җылы һава торышы булуы көтелә. Термометр баганасы 15 градус җылыны күрсәтәчәк. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан - җылы циклон секторында.
Бүген Казанда рекордлы температурага якын 15 градус җылылык көтелә. Бу көнне температура рекорды 2009 нчы елда күзәтелгән - 17,4 градус җылылык.
Якын арада аномаль җылы һава торышы сакланачак. Иртәгә ТРда 11-16 градус, Казанда 12-14 градус җылы була.
Шимбә ТРда 11-16, Казанда 14-16 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев