Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 10, Чаллыда — 10, Бөгелмәдә — 3, Лениногорск, Түбән Кама һәм Сарман районнарында — 2шәр, Азнакай, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

5 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 597 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 606 кеше савыккан, узган тәүлектә — 6 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 148 467 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 135 кешегә арткан). Шуларның 97 595е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев