Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 90 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 076 кеше савыккан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

18 кеше хастаханәләргә озатылган, 72 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 11, 30дан 50 яшькә кадәр — 34, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 17, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 48, Яр Чаллыда — 7, Түбән Камада 4 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Актаныш, Бөгелмә, Кама Тамагы районнарында өчәр очрак расланган. Буа, Биектау, Лаеш, Саба, Спас районнарында икешәр очрак теркәлгән. Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

13 декабрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 11 502 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 076 кеше савыккан, узган тәүлектә — 69 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев