Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада СOVID-19 белән авыруның 1 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 26, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 42, Чаллыда — 13, Түбән Камада — 4, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — 3шәр, Актаныш, Арча, Баулы, Буа, Питрәч, Тәтеш районнарында — 2шәр, Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Чистай районнарында берешәр кеше коронавирус йоктырган.
6 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16553 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13068 кеше савыккан, узган тәүлектә — 90 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев