Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган

Районыбызда COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 10, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 17, Чаллыда — 11, Яшел Үзәндә —4, Югары Осланда — 3, Әлмәт, Балтач, Лениногорскта — 2шәр, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
7 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 334 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 026 кеше савыккан, узган тәүлектә — 35 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев