Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. 

Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 17, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 9, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр — 5, 90 яшьтән өлкәнрәк — 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 23, Чаллыда — 13, Әлмәт, Әтнә һәм Яшел Үзәндә — 3шәр, Тәтештә — 2, Апас, Баулы, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Норлат, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

22 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 656 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 219 кеше савыккан, узган тәүлектә — 3 кеше.

Спутник-V вакцинасы 71 838 кешегә ясалган. Шулардан 13 615 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев