Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 10 , 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 19, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр — 8 очрак ачыкланган.

Казанда — 58, Яшел Үзән районында — 6, Чаллыда, Баулы, Бөгелмә һәм Чистай районнарында — 4шәр, Буа һәм Лаеш районнарында — 3шәр, Актаныш, Арча, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Норлат һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

30 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 189 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 698 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.
Спутник-V вакцинасы 1720 кешегә ясалган (5900 вакцина дозасы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев