Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 40 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада 1 кеше COVID-19 белән авырган.

Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 19, Чаллыда — 9, Актаныш, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Питрәч һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 235 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 001 кеше савыккан, узган тәүлектә — 44 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 122 081 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 603 кешегә арткан). Шулардан 77 002 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Шушы вакытка 144 922 вакцина дозасы кайтартылган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев