Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 42 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда — 11, Чирмешәндә — 3, Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама районнарында — 2шәр, Менделеевск, Нурлат һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

25 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 195 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 957 кеше савыккан, узган тәүлектә — 48 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 119 478 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 457 кешегә арткан). Шулардан 75 720 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев