Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 6, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 26, Чаллыда — 8, Яшел Үзәндә — 7, Түбән Камада- 4, Лаешта — 2, Буа, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

4 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 184 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 842 кеше савыккан, узган тәүлектә — 59 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 86 870 кешегә прививка ясалган. Шулардан 20 506 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев