Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 83 кеше короновирус йоктырган

Алабугада кичә COVID-19 йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 83 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: : 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 25, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 42, Чаллыда — 7, Питрәчтә — 4, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында — 3шәр, Арча, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат районнарында — 2шәр, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Лаеш, Тәтеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

28 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 790 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 234 кеше савыккан, узган тәүлектә — 96 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 12 610 кешегә прививка ясалган. Шулардан 2 463 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы кайткан (кулланылган −93,8 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев