Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 95 кеше короновирус йоктырган

Алабугада соңгы көндә COVID-19 белән 1 кеше авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 83 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 36, 50дән 60 яшькә кадәр — 26, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 43, Чаллыда — 16, Бөгелмә районында — 6, Түбән Камада — 5, Югары Осланда — 4, Норлат һәм Тукай районнарында — 3шәр, Әлмәт, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында — 2шәр, Аксубай, Әлки, Арча, Әтнә, Буа, Алабуга, Мамадыш, Теләче һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
14 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 11 597 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 159 кеше савыккан, узган тәүлектә — 83 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев