Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Татмедиа» бинасында Европаның иң биек чыршысын урнаштырдылар

Яңа ел гүзәленең утларын Казанның берничә районыннан күрергә була.

Татарстанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе барлыкка килде. Төрле төсле утлар белән җемелдәп торучы урман гүзәле «Татмедиа» бинасының түбәсен бизи. 
Яңа ел гүзәленең утларын Казанның берничә районыннан, аеруча казанлылар һәм башкала кунакларының яңа ел бәйрәмнәрендә яратып ял итә торган урыны — Кремль яр буенда күрергә була. 
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге — 18 метр. «Татмедиа» бинасының биеклеге исә 56 метр тәшкил итә. Чыршыны бизәү өчен 390 метр гирлянда киткән. 
Садыков әйтүенчә, яңа ел гүзәле — бәйрәм символы, ул казанлыларны һәм башкала кунакларын куандыру өчен куелган. 
Билгеләп үтик, Европа һәм Россиядә иң биек яңа ел конструкцияләре озынлыгы 55 метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев