Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда томан һәм 32 градуска кадәр салкын көтелә

Иртән һәм көндез республика территориясендә бераз кар явуы ихтимал.

12 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

«Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә бераз кар көтелә, төнлә төньяк-көнбатыштан исүче җил, соңрак бераз көчәячәк. 

Татарстанда 12 мартта төнлә −22дән −27 градуска кадәр, урыны белән термометр баганалары −32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез минус билгесе белән 11-16 градуска кадәр җылытачак.

Юлларда бозлавык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев