Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 2021 елда 161 йорт төзеләчәк

Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.

Быел Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт сафка бастырылачак. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, ә 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмдендә 2020 елда Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев