Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңа «ЮВТ-24» телепроекты эшли башлады

Проект Татарстанның көньяк-көнчыгыштагы шәһәрләрен берләштерә.

Яңа «ЮВТ-24» телепроекты 10 февральдә эшли башлады. Ул «Татмедиа» АҖнең «Әлмәт РТВ» Телерадиокомпаниясе" филиалы базасында оештырылды.

Яңа форматтагы эфирны татар телендәге кичке яңалыклар белән башлап җибәрделәр. Яңартылган студиядә алып баручы Ләйсән Сәлимҗанова иде. 

Филиал җитәкчесе — баш мөхәррир Людмила Воронина сүзләренчә, тамашачы 18 сәгатьтә татар телендә тапшырулар карый алачак. Бу — яңалыклар, «Без сезгә барабыз» тапшыруы, «Татмедиа Junior» проекты һәм ял көннәрендә чыгучы нәтиҗә программасы. 

Телекомпания күптән түгел алып баручыларга кастинг үткәрде. Шулай итеп, хәзер каналда яңа алып баручыларны күрергә була. 
Моннан тыш, канал өчен яңа бизәлеш булдырылды.

«ЮВТ-24» проекты Татарстанның көньяк-көнчыгыштагы шәһәрләрен колачлый. Болар — Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Зәй. Яңалыклар эш көннәрендә чыга. Канал рус һәм татар телләрендә тапшырулар әзерли. Үз программаларының күләме атнасына 35 сәгать тәшкил итә. 

Телеканалның челтәр партнеры — «Татарстан 24». Аның потенциаль аудиториясе 470 мең кешедән артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев