Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә +12 градуска кадәр җылы һәм яңгыр көтелә

Юлларда бозлавык саклана. 

Ял көннәрендә болытлы һәм яңгырлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә көнне республика җылы циклон йогынтысында булачак. Аз гына яңгырлы болытлы һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы өч градуска кадәр күтәреләчәк.Көндез шактый җылы булачак, +4..+9, республика көнчыгышында +12 градуска кадәр җылы. 

Якшәмбе, 4 апрельдә, салкынча булачак. Җил төньяк-көнбатышка таба юнәлешне үзгәртәчәк. Кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем дәвам итәчәк. Һава температурасы +8 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә җылылык 1 градустан артмаячак һәм дүрт градус салкыннан түбән төшмәячәк. 
Юлларда бозлавык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев