Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ялларда явым-төшем булмый 

Киләсе атна башында Татарстанда яшенле яңгыр көтелә.

Татарстан синоптиклары якындагы биш көнгә һава торышын фаразлады. Дүшәмбе һәм сишәмбе республикада яшенле яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Җомга, 4 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Метеорологлар явым-төшем фаразламый, әмма көчле җил булачак. Төнлә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, ә көндез 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +18...+23 градус булачак.

Татарстанда ялларда, 5 һәм 6 июньдә яңгыр көтелми. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында явым-төшем ихтималы бар. Төнлә һава температурасы 7-13 градус булса, көндез 20-26 җылы булуы көтелә.

Киләсе атна көнбатыш циклон йогынтысында башланачак. 7 июньдә кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен булуы ихтимал. 8 июньдә дә бераз яңгыр яварга мөмкин. Дүшәмбе көндез һава температурасы +22...+27 градус, сишәмбе +20...+25 градус, дип фаразлый синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев