Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме ике тапкыр арткан

Кагыйдәләрне бозган өчен татарстанлыларга 4 мең сумга кадәр штраф каралган.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме ике тапкыр арткан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, озын ялларда янгыннар саны якынча 10-12 процентка арта. Янгын сүндерүчеләр 20 декабрьдән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу вакытта кагыйдә бозган өчен штраф күләме ике тапкырга арта. Татарстанлылар өчен ул 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 30 мең сумга кадәр, юридик затларга — 400 мең сумга кадәр штраф каралган.

Ярамаган урында пиротехника шартлатучы шәхси затларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф яный. Салют атарга куркынычсыз урыннарны җирле үзидарә органнары алдан билгеләп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев