Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда юл фаҗигаләрендә һәлак булган балалар саны артты

Быел республика юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 8 бала үлгән.

Быел Татарстанда һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Бу елның дүрт аенда балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 бала үлгән, 128 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 
7 майда Әгерҗе районында булган юл-транспорт һәлакәтендә тагын ике бала һәлак булган. Шулай итеп, быелның 4 ае эчендә генә һәлак булган балалар саны тулаем 2020 елдагы саннардан артып киткән. 

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов штрафларга карамастан, кайбер ата-аналар балаларын автокреслоларсыз йөртүләрен дәвам итә, дип билгеләп үтте. 

Быел булган 6 авариядә дә балаларны машинада йөртү кагыйдәләре бозылган, аларда 2 бала һәлак булган.

Балалар катнашында аварияләр санын киметү өчен, балаларны автомобильләрдә йөртүгә таләпләрне көчәйтү мәсьәләсе хәл ителә. Шулай итеп, Министрлар Кабинетына һәм Дәүләт Советына баланы 9 яшькә кадәр балалар креслосында йөртергә кирәк булуы турында инициативалар җибәрелгән, шулай ук транспорт чарасында баланың салонда булуы турында билге булырга тиеш. Шулай ук бала утырган автомобильнең тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев