Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан балалар автокресло ярдәмендә исән калган

Узган елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала автокресло ярдәмендә исән калган. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.
5 гыйнварда Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 49 нчы чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

«Шевроле» шоферы каршы юлга чыгып, "Тойота«белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры шунда ук һәлак булган, тагын өч кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала зыян күргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бала куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. 

5 гыйнварда Казан-Шәмәрдән автоюлының 57 нче чакрымында җитди авария булган. «Рено» руле артындагы автоледи идарәне итүне югалткан һәм кюветка төшкән. Авария вакытында машина салонында ике кечкенә бала булган. Алар махсус автокреслода булганнар, бу кечкенә пассажирларның гомерен саклап калырга ярдәм иткән. 

Узган ел Татарстанда юлларындагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган. 2021 елның биш көнендә генә дә республикада балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 пассажир-бала зыян күргән.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус автокреслоларда йөртергә киңәш итә. Бу сабыйларны җитди имгәнүләрдән саклап калырга ярдәм итәчәк.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев